Инде яшүсмер чагыннан ук иген игүгә тотынган Өммегөлсем дә кырыс сугыш елларында якты киләчәккә ышанып гомер итә. Юк, ышанмас хыялларга бирелми ул, тормышка аек карый, җиңүнең дә тыл ярдәме, туган авылы – Каташ Каран кешеләре тырышлыгы белән киләсен аңлый. Шуңа күмәк хуҗалыкның иң авыр эшләренә көчен кызганмый. Өммегөлсем Ахунова баштарак кыр эшләрен башкарса, аннан инде тракторчыга укып кайтып, гел тимердән торган техникага утыра.
Ул чактагы трактор заманчасыннан шактый аерыла: тимер көпчәкле, 30 ат көчле ХТЗ тракторларын кабызуы җан бәласе була. Берничә кеше ручкасына дилбегә бәйләп кабызып җибәргәч, тракторчы кызлар аны инде караңгы төнгәчә туктатмый. Язгы – көзге салкыннарда өшемәс өчен шәл ябынып, телогрейка киеп эшли алар. Өммегөлсемнең техниканы тыңлата алмыйча, суга төшеп киткшне дә, сука вакытында ягулык бетеп, йә ватылып сәгатьләр буе өшеп-туңып ярдәм көткән чаклары күп була. Инде кышын да тракторчы кызларга ял юк: “тимер атны” ремонтлыйсы, чәчүгә әзерлисе бар. Иккән икмәкләре бу яшьләрнең үзләренә эләкте микән ул заманда? Ләкин тракторчыларның берсе дә зарланмый, киресенчә, сугыш елларыннан ук алган хезмәтен озак еллар яратып башкара....
Өммегөлсем Шыгай авылына килен булып төшкәч тә, биредә аңа почтальон хезмәтен тәкъдим итәләр. Чөнки хатларны Азалак авылыннан ук барып алып кайтырга кирәк, күп кеше бу эштән баш тарта. Өммегөлсем исә почтальон сумкасын бер аскач, аны гомеренең соңгы көннәренә кадәр җилкәсеннән төшерми: лаеклы ялга чыкка та, шыгайлыларга хат, газеталар ташуын дәвам итә. Сугыштан соңгы елларда ул дәһшәтле вакыйгалар өзгән араларны ялгарга – хат ярдәмендә авылдашларына югалган туганнарын табарга булыша, укый – яза белмәгән олыракларга үзе хат язып бирә.
Миләүшә Закирова, “Сарман” гәҗите, апрель, 2015.