Нәкыя апа 1923 елда Башкортстан АССРның Бүздәк районы Сабай авылында дөньяга килгән. Җиденчене тәмамлаганнан соң куяннар үрчетү фермасы мөдире булып эшләгән. 1946 елда авыл егете Хәсәнгә кияүгә чыккан. Алар ире белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Хәзер инде үзләре балалар һәм оныклар үстерәләр.
Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны искә алганда Нәкыя апаның күзләре дымлана.
Яшьтәшләре кебек ул да иртә таңнан төнгә кадәр эшләгән. Тылдагы хатын-кызлар ул елларда фронтка киткән әтиләрен, ирләрен, абыйларын, энеләрен алыштырган. Һәрберсе фронт өчен дип чын күңелдән хезмәт куйган. Нәкыя апага ул еллардагы намуслы эше өчен хезмәт ветераны исеме бирелгән, ул хезмәт фронтында катнашучы, «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Бүгенге көндә Нәкыя Әбелнәгыйм кызы улы Әхәт һәм килене Рәзинә гаиләсендә Кнәз авылылында гомер итә. Йортта ул бик тә хөрмәтле һәм яраткан кеше. Нәкыя апаның хәзерге көндә җиде оныгы, алты оныкчыгы бар.