Нәзирова Фатыйма Мөхәммәтнәзир кызы.
1923 елның 11 сентяберендә Уразай авылында туган. 1942 нче елны 18 яшендә сугышка алына. Сталинград арасында күпер салу, окоплар казу эшендә катнашкан. Тимер юл төзи-төзи Украинага баралар. Ачлыктан бик интегәләр. Украинадан юллар эшли-эшли яңадан Сталинградка кайталар. Җиңү көнен дә шунда каршылыйлар. 1945 елның 22 нояберендә туган авылына кайта. "Фронтовик" ордены, 5 медале бар.
Уразайда урман кисәргә йориләр. 1948 елны Яңа Әлем авылына килен булып төшә. Лаеклы ялга чыкканчы Әлемнең кирпеч сугу цехында 12 ел хезмәт куя һәм 1978 елда "Кызыл Көч" колхозыннан пенсиягә туктый. Тырыш хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә. Социалистик ярышта җиңүче билгесе белән ике мәртәбә буләкләнә.