Нуртдинова Зәкия Нуретдин кызы 1923 елның 30 июнендә Тәкмәктә туа.
1942 елны үз теләге белән 19 яшендә кулына корал алучылар сафына баса.
Приморьеда хәрби ашханәдә хезмәт итә. Сахалин өлкәсендәге Маокада (хәзерге Холмск шәһәре) була (1944 ел).
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Тегермән тарта, терлекләр карый.
Мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.