Александров Алексей Васильевич 1913 елның 1 октябрендә Сарман районы Ләке авылында туган. 1932-1935 елларда Рангазар җидееллык мәктәбендә математика укытучысы һәм мәктәп директоры булып эшли. 1943 елда Бөек Ватан сугышына китә. 1943 елда каты яраланып кайта.
1943 елда Иске Минзәләбаш урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә, математика укыта. Анда 1944 елның августына кадәр эшли.
1944-1948 елларда Каташ-Каран мәктәбендә мәктәп директоры һәм математика укытучысы булып эшли. 1948-1949 елларда Янурыс җидееллык мәктәбендә физхика-математика укытучысы булып эшли. 1950-1955 елларда читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1949-1973 елларда Кәүҗияк җидееллык мәктәбендә завуч һәм физика-математика укытучысы булып эшли. 1973 елда лаеклы ялга чыга.