Александрова Мөһәллилә Гатиятулла кызы 1915 елның 17 октябрендә Сарман районы Урта Кәшер авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1932 елның май аенда Карамалыда ачылган укытучылар курсына укырга бара һәм август аенда аны тәмамлый. Октябрь аеннан Югары Баграж башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Хезмәттәше Александров Алексей белән тормыш коралар. 1934-1942 елларда Рангазар, 1942-1943 елларда Мостафин, 1943-1944 елларда Иске Минзәләбаш, 1948-1949 елларда Янурыс авылларында укыта. 1949 елдан Кәүҗияк авылына күчерәләр һәм пенсиягә чыкканчы Кәүҗияк мәктәбендә башлангыч классларда белем бирә.
Тормыш иптәше белән ике кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр.