Беренче номерлы хәрби-почта станциясендә шофер булып хезмәт итә
Ул Пхеньянга 7 тапкыр бара. Юлда өч машинасы яна. Икенчесендә бик каты пешеп, Кытайның Чаньчунь госпиталендә дәвалана. Икенче мәртәбә “воронкада“ кич кунганда туфрак астында калып контузия ала. Тагын госпитальгә эләгә. Фәрит абый туган җир туфрагына 1953 елның гыйнварында гына кайта. Тыныч тормышта да намус белән хезмәт итә ул. Колхозда шофер, аннан һөнәр училищесында мастер булып хезмәт итә.