1925 елның 4 августында Яңа Богады авылында туган һәм тормыш иткән. 1943 елның 13 гыйнвар сугышка озатла. I Украина фронтында сугыша. Польшаны яулыйлар. Германиягә бәреп керәләр. Бөек Җиңү көнен рядовой солдат Германиянең Веттенбург шәһәрендә каршылый. Туган авылына 1945 елның 31 декаберендә кайта. Күп кенә медальләре бар. Кайткач, "Богады" колхозында шактый еллар шофер булып эшлә, 1985 елны лаеклы ялга туктый. Тыныч тормыштагы фидәкарь хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә, исеме мактау тактасында тора.
Тормыш иптәше Наилә белән 56 ел бергә яшиләр, балалар үстерәләр.