Ашрафуллина Саимә Сагидулла кызы
Ленин ордены кавалеры
1922нче елның 22нче июлендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Хезмәт юлын 1936нчы елда “Алга” колхозында башлап җибәрә. 1941нче елның көзендә фронтка киткән ир-егетләр урынына тракторга утыра. 1951нче елдан 17 ел дәвамында комбайнер булып эшли. 1971нче елның 8 апрелендә Ленин ордены һәм ВДНХның “Алтын йолдызы” белән бүләкләнгән.
2013 елда үлде.