Сугыш башланганда Гыйбадулла бабайга 18 яшь кенә була.
Күп җирләрне кара күмер итеп,
Үлем белән түшәп юлларын.
Канга туймас фашист эте
Суза безгә канлы кулларын.
-Ләгънәт төшсен бу сугышка,- ди Гыйбадулла бабай.Чөнки ул аның киләчәккә булган уй-хыялларын чәлпәрәмә китерә. Укуга булган теләген дә юк итә ул сугыш.
Сугыш башлануны ул туган авылында Сабантуйда ишетә.Озакламый Әлмәт шәһәреннән фронтка да чакырыла.Беренче сугышка кергәндә ул Мәсәү аша уза. Хөснетдинов Гыйбадулла бабайның беренче сугышчан медале- “За доблестный труд”. Ул аны бик кадерләп тота. Башка сугышчан орден һәм медальләре дә Гыйбадулла бабайның бик күп алар, санап бетерерлек түгел.Унөчәү бит,унөчәү... 30 нчы легендар Хәсән полкында хезмәт иткән бит ул. Сөйләсәң сөйләп, язсаң язып кына бетерлек түгел ул полк турында.Маңгае яралангач тагын бер тапкыр ант итә ул фашисттан үч алырга.Тик инде хәзер тылда.Сугыш бетүен ул авылда ишетә.Әмма сугыш беткән көн бөтенләе белән тынычлык урнашкан көн түгел әле ул. Әле аннан соң да Гыйбадулла бабайга күп йөрергә туры килә.Туган авылга ул бары тик 1949 нчы елны гына кайта.Чукот ярымутравыннан.Аннан буровойда оператор булып эшли.Сугышчан дуслары күп булган Гыйбадулла бабайның, алар белән сугыштан соң да очрашуга насыйп була әле аңа.Очрашулар турында бик матур итеп сөйли ул.
Сугыш чорында авылдагы хатын-кызлар турында Гыйбадулла бабай горурланып сөйли. Горурланмаслык та түгел.”Тылда хатын –кызлар, картлар, балалар аеруча тырышып эшләделәр. “Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе җиңү өчен!”- ул елларда кешеләрнең төп лозунгасы әнә шул.” –ди бабай. Сугышчыларга күчтәнәчләр җибәрергә дә онытмаганнар бит алар.Ә хатларын алу бик зур сөенеч китергән.Шулай булмаса биерләр идемени алар хат алганда.
Искә ала бүген Ватанабыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Кыю яклый Гыйбадулла кебек
Курку белмәс батыр улларын.
Әлмәт районы, Кичүчат урта мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Кудеева Камилла