Икенче бөек Ватан сугышын 9 яшь кызчык булып каршы ала. Зәйтүнә апа бары тик бер класс кына укып кала алган, шуңа күрә “укый алганнар укыган вакытта без эшләдек инде” ди ул. “Башта 3 алдылар (сугышка), аннан актык булып Әти китте инде. Әнкәйгә без бишәү калдык.
Әниләр игенне буйга чәчеп киткәч без, җиккән сыерлар белән басуны аркылыга тырмалый идек. Аннан усә төшкәч дуңгызлар карарга куштылар. Утын да кисергә туры килә аңа. Алай йөреп утын кисүнең соңгысы Сталин үлгәч булды (1953) ел. Авылда башмаклар карадым. Соңрак вербовщиклар килеп Горькийга (хәзерге Түбән Новгород шәһәре) эшчеләр җыйдылар, шунда язылып киттем. Чөнки хәзер 89 яшендә дә хәтере бик яхшы,зиһене саф. Горькийдан кайтып авыл егете Гайсар абыйга кияүгә чыгып, бергә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта
Зәйтүнә апа авылда, туган йортында улы Мөдәрис абый тәрбиясендә яши. “Хәзерге тормыштан мең риза! ди ул.