Аздахов Мөҗәһит ага 1930 нчы елда Мортыштамакта туган. Әтисе улы туганны да көтмичә, гаиләсен ташлап, авылдан чыгып китә. Әнисе яңа ире белән бәхет эзләп Урта Азия якларына юнәлә. Кечкенә Мөҗәһитне әнисенең абыйсы Вәҗәһетдин үзенең ишле гаиләсенә сыендыра. Ач-ялангач булсалар да, укуын ташламый ул. Туган авылында җиде класс белем алгач, укуын дәвам иттерергә теләге булса да, мөмкинлеге булмый. Абыйсы Вәҗәһетдин дә фронтка китә, ишле гаиләгә терәк булып Мөҗәһит кала. Башта колхозда табельщик, аннан хисапчы булып эшли. Бераз соңрак зиһенле егетне банк идарәчесе Лотфуллин үзенә эшкә ала, аннан МТСка чакыралар. Абыйсы сугыштан исән-имин кайткач, укырга теләге көчле булса да, паспорт булмау тоткарлый. Бары 1948 нче елда Орск шәһәренә төзелешкә язылып китә ул. Аннан соң Урта Азия ягында эшләп ала һәм Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәренә килеп төпләнә, шахтада эшли башлый. Кичке мәктәпне, кызыл дипломга техникум тәмамлый. Прораб, участок җитәкчесе, алюминий заводында баш бухгалтер булып хезмәт куя. Хатыны, Югары Әхмәт авылы кызы Хәлимә белән дә шунда таныша.