Хәлимә Салихҗан кызы 1925 елда Югары Әхмәт авылында туган. Әтисе дәһшәтле 1937 елда вафат була. Җиде бала ятим кала. Бөек Ватан сугышы башлангач, 16 яшьлек Хәлимәне Яшел Үзән заводына җибәрәләр. Үзәккә үткән ачлыкка түзә алмыйча, качып кайта ул. Тик сугыш чоры законнары кырыс: 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Сугыш беткәч, амнистиягә эләгеп, иреккә чыга, туган авылында колхозда эшли башлый. Әнисе вафат булгач, Орск, Комсомольск, Кемерово шәһәрләрендә эшли. Әнисенең сеңлесе чакыруы буенча Новокузнецк шәһәренә килеп төпләнә. Түзелештә кранчы булып эшли, исеме Мактау тактасыннан төшми. Ире Мөҗәһит белән кавышып, уллары Дамир белән Радик туа. Хезмәт белән, хөрмәт белән еллар үтә. Туган яклар олыгайган саен ныграк сагындыра. Кайтасы килүнең тагы бер сәбәбе була: крематорий аша үтәселәре килми, мәңгелек йортларының туган туфракта булуын тели алар.
Туганнары, Вәҗәһетдин абыйсының балалары ярдәмендә абыйсы планына кайтып төпләнәләр. Кайчандыр үзе җиткерешкән йортта тормыш итүләренә дә 17 ел узган инде. Уллары Радикны югалту кайгысын бергә кичереп, бер-берсенә терәк булып яшиләр Аздаховлар. 5 вакыт намазларын калдырмыйлар, ураза тоталар. Мөҗәһит ага мәчеткә йөри. Оныклары тормышына куанып, ил-көнгә тынычлык теләп, туган якларында гомер итә алар.