Иске Минзәләбаш авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Айзирәк Әнәс кызы Гарифуллина язмасы.
Бахтигәрәева Бәрия Бахтигәрәй кызы 1931 елның 23 декабрендә Сарман районы Кәүҗияк авылында дөньяга килә. 1938-45 елларда Кәүҗияк җидееллык мәктәбендә укый. 1946-47 елларда “Комммунизм”(Кәүҗияк) колхозында төрле эштә эшли. 1948-1951 елларда Алабуга китапханәчеләр техникумында белем ала. Аны тәмамлагач, яшь белгечне Минзәләбаш авылына эшкә билгелиләр.Иске Минзәләбаш китапханәсендә Бәрия апа 1951 елның 1 сентябреннән эшли башлый һәм үз эшен лаеклы ялга киткәнче- 1994 елның апреленә кадәр дәвам итә. Бары тик декрет ялларында гына, 1-2 айга эшен туктатып торырга мәҗбүр була.Ул китапханәне Якупова Марусядан кабул итеп ала. Кабул итү вакытында фондта 3300 китап була. “Мин эшли башлаган елларда авылның хәле бик җиңел түгел иде, -дип искә ала Бәрия апа. – Сугыштан соң торгызулар һаман дәвам итә. Китапханәдә эшләү белән беррәттән безгә бик күп җәмәгать эше дә йөкләтелгән иде. Без басуга да чыга идек, чиләк тотып өй борынча йомырка да җыя идек. Ындыр табагында да өстәмә көчләр һәрвакыт кирәк булды. Шуның өстенә ул вакытларда идея-политик эш нык колач җәйгән, көн саен икешәр, кайвакытта өчәр дә җыелыш уздырыла. Ул җыелышларда беркетмә язу да минем өстә иде. Укытучылар белән берлектә агитаторлар да булып йөрдек без. Шулай булуга карамастан, ул вакытларда эшләү күңеллерәк иде, чөнки кешеләрдә күңел күтәренкелеге, рухлану хисләре көчлерәк. Алар мәдәнияткә, әдәбиятка нык тартылалар, китапханәгә күпләп йөриләр. Китаплар да ул вакытларда күпләп кайта иде. Хәзер кешеләрне телевизор, компьютер нык бозды. Яшьләребез көне-төне экран каршында, телефоннарына берегеп утырырга әзер”,- дип сөйли Бәрия апа.
Бәрия апа эшләгән елларда китапханәдә эш аеруча җанланып китә. Чөнки махсус белемле китапханәчеләрдән ул беренче була. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Бәрия апага 1978 елның мартында “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә. “1978 елга кадәр китапларны үзебез сатып алдык,-дип искә төшерә Бәрия апа. – Авыл советы безгә акча бүлә. Һәм шул акчага китап та, китапханә өчен инвентарь дә, канцелярия товарлары да, ремонт өчен кирәк-яракларны да – барысын да үзебез сатып ала идек. Боларга һәммәсенә дә ел башыннан смета төзелеп, аны төгәл итеп үти идек. 1978 елдан централизация башланды. Китапханәләр үзәкләштерелеп, китаплар безгә бары тик комплектование бүлеге аша эшкәртелеп килә башлады. Бу бер яктан уңайлы булса, икенче яктан үзенең җитешсезлекләре дә бар иде. Уңайлы: чөнки китаплар сатып алырга үзебезгә йөрисе түгел, китаплар эшкәртелеп: номерлары сугылып, карточкалары тутырылып килә. Җитешсезлеге: үзебез сатып алганда нинди китап кирәк, нинди әдәбиятны күбрәк сорыйлар – сайлап алырга мөмкинлек бар иде. Акчаны да иң беренче кайда кирәк- үзебез ихтыяҗын тоеп тота идек”.
Бәрия апа ире белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерде. Бүгенге көндә балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, тыл ветераны буларак хөкүмәтебез тарафыннан хөрмәтләнеп, авылдашларының ихтирамын тоеп Иске Минзәләбаш авылында яши, үзенең 90 яшен каршылырга җыена.