БАТЫРШИН Гыйльфан Әбүбәкер улы (1914, Харьков губернасы, Голубовка бистәсе, хәзерге Украина Республикасы Кировск шәһәре, - 11.12.1947), Советлар Союзы Герое (25.10.1938), майор (1945). Лисичанск тау сәнәгате техникумын (Ворошиловград өлкәсе), кече командирлар мәктәбен (1936), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1941, Мәскәү) тәмамлый. 1931-32 елларда «Пишмаш» заводында (Казан) эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә. Посьетск чик сакчылары отрядының манёврлы төркемендә отделение командиры, Хәсән күле янында япон милитаристлары белән бәрелешләрдә (1938) катнаша. 1938 нең 1 августында Заозёрный биеклеген алу өчен барган бәрелештә батырлык күрсәтә. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Көнбатыш фронтта тылны саклаучы чик буе подразделениесенең отделение командиры. Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифаларын башкара. 1947 дә Токиода Япония хәрбиләрен хөкем итү мәхкәмәсе утырышларында катнаша. Шуннан кайтышлый авиация һәлакәтендә һәлак була. Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләре беләнн бүләкләнә.
Әдәбият: Рәкыйпов Ш.Җ. Таңнар һаман матурмы? К., 1999; Батырлар китабы - Книга героев. К., 2000; Герои Хасана. М., 1939; Богданов В.Н., Попов В.Т. Золотые звёзды дальневосточных пограничников. Хабаровск, 1968; Кузнецов И.И., Джога И.М. Первые Герои Советского Союза (1936-1939). Иркутск, 1983.