Бәдертдинова Маһира Минһаҗ кызының балачагы, үсмер еллары җиңелләрдән булмый. Узган гасырның 37 еллары шаукымы аларның гаиләсен читләтеп үтми. Әтиләрен кулга алалар. Ул шул китүдән кайтмый. Мал-мөлкәтләре конфискацияләнә. Әниләре җиде бала белән ялгыз кала. Ачлык-ялангачлык, кечкенәдән авыр хезмәт, “халык дошманы” балаларына булган җәберләүләр үзәкләренә үтә. Бердәнбер ир туганнары да фронтка алына. Кечкенәдән эшләп ашарга өйрәнгән Маһира апа 29 ел буе хуҗалыклардан сөт җыя, колхозда эшли. Тырыш хезмәте хакында күп санлы Мактау кәгазьләре сөйли. Үзе кебек үк тырыш тормыш иптәше Мирхатыйп белән балалар үстерәләр, малын да асрыйлар, бакчасында яшелчә, җиләк-җимешләре дә гөрләп үсә. Бүгенге көндә Маһира апа олы кызы Дамира тәрбиясендә үз йортында гомер кичерә. Кәримә белән Лилиясе дә әниләренең кайтып хәлен белеп торалар. Маһира апа бүгенге мул тормышка куанып, дөньяларның имин булуын теләп, якыннарына изге теләкләрен юллый. Ак әби булып кадер-хөрмәттә шөкерана кылып яши ул.