Мөнҗия апа тугыз баланың җиденчесе булып Азалак авылында Шәехзадә һәм Нурдидә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Азалакта, аннан соң Каташ Каран мәктәбендә җиде класс белем ала. Балачагы сугыш елларына туры килгән буын өчен бу бик яхшы була. Иртә кул арасына керә, колхоз эшенә йөри башлый. Абыйларының берсе сугыш кырында ятып кала, Зөбәер абыйсы исән кайтып, озак еллар туганнарына терәк булып яши. Мөнҗия апа Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый, зоотехник белгечлеге алып, эшли башлый. Ләкин балачактан ук сәнгатькә тартылган күңеле аны Алабуга мәдәният-агарту училищесына алып килә. 24 ел буе почта бүлеген җитәкләгәндә дә сәхнәдән төшми ул. Сугыш ветераны Җәүдәт Бәдертдиновка кияүгә чыга, тигезлектә 45 ел гомер кичерәләр, ике ул үстерәләр. Тик олы уллары яшьли гүр иясе була, Наиле Мәскәүдә яши. Ялгыз түгел ул, өеннән туганнары өзелми. Мөнҗия апа шәригать кушканча гомер кичерә. Биш вакыт намазы артыннан ил-көнгә иминлек, балалары, онык-оныкчыкларына, туганнарына исәнлек-саулык тели.