Бәдретдинов Миншакир Сәлах улы 1925 нче елның 15 октяберендә.Беренчемай районы Иске Багряҗ – Елховой авылында туган.Елховой авылының җидееллык мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда әле ул үсмер егет кенә булуына карамастан, башкалар белән иңгә – иң куеп колхозда эшли.
1943 нче елның 20 декаберендә 18 яшлек егет сугышка китә.Ул Бөек Ватан сугышының соңгы көннәренә хәтле пулемётчик була.1945 нче елны Бөек Ватан сугышы тукталды, инде туган авылыма кайтам дип торганда Япон сугышы башлана.көчле атышулар вакытында Миншакир Сәлах улы уң аягына пуля эләгеп бик каты яралана. 1946 елның 12 февраленә хәтле хәрби гопитальдә дәвалана.
Бәдретдинов Миншакир Сәлах улы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “ Жуков “ медале,” Японияне җиңгән өчен” һәм башка юбилейный медалләр белән бүләкләнә.
1946 елның ахырларында гына аңа туган авылына кайтырга насыйп була. Аягы бераз җайлангачМиншакир Сәлах улы “ Путь к коммунизму” колхозына эшкә чыга. Колхозда эшләгән чорларда ул колхоз бригадиры,куяннар һәм сыерлар фермаларында мөдир булып эшли. 1969 нчы елны техникаларга ягулык склады төзелгәч шунда склад мөдире булып күчә һәм лаеклы ялга киткәнче складтта эшли. Аннан соң да биш ел ревизион комиссия члены булып тора.
Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры, батыр йөрәкле авылдашыбыз 2004 нче елның 17 сентябрендә якты дөнья белән хушлаша.Бәдретдинов Миншакир Сәлах улын Әлмәт районы Елховой авыл зиратында җирлиләр.
Текст авторы: Газизова М.М