Бәдретдинова Сәймә Төһвәтула кызы 1924 нче елның 3 мартында Татарстан, Апас районы, Түбән Балтай авылында урта хәле крестиян семьясындә туган.
1941-1942 нче елларда окоплар казыганнар Балыкчы авылында ике ай, Некефор авылында бер ай, мари урманнарында кыш буе эшләдек, Мари урманнын кайткач, Лаеш районына юл эшенә җибәргәннәр. Куп авырлыклар кургән.
1946 нче елда тормышка чыга, тормыш иптәше Гильфан абый белән 7 бала, тәрбияләп олы тормыш юлына озаталар.
Тыл һәм хезмәт ветераны Сәймә апа хэзерге вакытта бакыйлыкка күчте.