Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдигова (Зарипова) 1925 нче елның 14 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә Хәдичә һәм Гарифҗан Зариповларның беренче балалары булып дөньяга килә. Аннан соң Наилә, Наил һәм Данил туа. Әтисе хәрби заводта цех начальнигы булып эшли, әнисе дә шул ук заводта көч куя. Мөршидә апа туган шәһәрендә русча белем ала. Балачагы башка балаларныкы кебек үтә аның: мәктәптә уку, энеләрен, сеңлесен карау.
- Сугышка кадәр бер төркем яшүсмерләр электричкада Мәскәүгә барып, метрода йөри идек, - дип искә ала яшүсмер чагын Мөршидә апа. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның октябрендә эвакуацияләнәләр һәм әти-әнисенең туган авылы Олы Бәрәзәгә кайталар.
Көзге урак төгәлләнмәгән вакыт була бу. Иген басуларында богыллар тора. 15 яшьлек шәһәр кызын “сложная молотилка”га эшкә чыгаралар. Көлтә кисеп, аны өскә ыргытып тора Мөршидә апа. Өйрәнә инде... Югыйсә, чабата бавын да бәйли белми ул авылга кайтканда. Күрәсең бик авыр хәтирә булып истә кала бу чор, күз яшьләрсез искә алмый аны Мөршидә апа.
Аннан, 200 чакрым ераклыктагы урманга агач кисәргә җибәрәләр. План буенча бер кешегә 4 кубометрдан ким кисмәскә кирәк. Планны тутырмасаң, ашарга тиешлене биреп җиткермиләр. Соңрак, ике ай чамасы торф чыгаруда эшли. Аннан кайткач, хәрби өйрәнүләргә җәлеп итәләр... Шулай итеп 1943 нче елның сентябре җитә.
Мөршидә апа бугенгедәй хәтерли:
- Хәрби өйрәнүләр Олы Әтнә янындагы басуда узды. Әле дә хәтеремдә: яңгырлы көн. Олы Әтнәдә берничә йортны яшен сукты, шул йортларга кереп, идәндә ятучы хуҗаларны алып чыгып, җиргә күмдек. Яшен суккач, шулай эшләргә кушалар. Күбесе аңга килде, әмма берсен коткара алмадык, - ди.
Озак та үтми, сугышка чакыру кәгазе килә. Әтисе эш армиясендә була, сугышка әнисе һәм сеңлесе Наилә озаталар. Татарстан хәрби комиссариатына төнгә каршы гына барып җитә. Икенче көнне 50ләп кызны баржага төяп, Горький шәһәренә җибәрәләр. Монда 4 ай чамасы радиотелефонисткага укыталар. Аннан, II Белоруссия фронты составында, Рокоссовский җитәкчелегендә Белоруссия, Польша җирләрен, Кенингсбергны азат итүдә катнаша. Белоруссия партизаннары җитәкчесе легендар Ковпакны якыннан күрә. “Бик ыспай, күркәм кеше иде”, - ди. Берлинга якынлашып килгәндә, рациядән “Германия башкаласында көчле сугышлар бара”, дип хәбәр итәләр. 4нче май көнне алар да шәһәргә керәләр. Шпрее елгасы буйлап, катерларга утырып качарга җыенган фашистларны тоткарлыйлар.
Шәһәрдә сугыш дәвам итә. Мөршидә апа 4 кыз белән бер йортта торалар. Шунда, 8 май көнне сугыш бетү хәбәрен ишетә. Әле һәр почмактан диярлек атсалар да, рейхстагка баралар, Мөршидә апа стенага үз имзасын сала. Данлыклы Бранденбург капкасына киләләр – монда да татар кызы имзасын эзләп табарга була. Биредә АКШ солдатлары белән фотога төшәләр.
5 ай дәвамында Кольсдорф шәһәрендә хезмәт итә һәм 1945 елның ноябрендә, яңа 20 яшен тутырып, авылына кайта.
Авылда кеше сирәгәйгән була. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы чорда Бәрәзә авылы хәерчелектә яши. Бу вакытта күп кеше ачлыктан үлә. Сугыш кырында ятып калучылар да шактый. Исән-сау туган якларына әйләнеп кайтучылар арасында Тәлгать исемле егет була. Туган шәһәре Подольскка китәргә җыенган Мөршидә апаны Тәлгать абый яучылап алып кала. Шулай итеп 1946 елда алар өйләнешәләр.
Әле сугышка кадәр үк 1ел чамасы Атамышта укыту тәҗрибәсе булган кыз Комыргуҗа, Олы Бәрәзә мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларны укыта. Югары сыйныфларда җыр, рәсем, хезмәт дәресләре бирә. Шул елларда мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт куйган Нигъмәтуллина Сания апа Мөршидә апаны уңай бәяли:
- Мөршидә апа төгәл фәннәрне укытмаса да, үз эшенә үтә дә җаваплы караучы кеше иде. Җырга сәләте бар аның. Рус һәм татар телләрендә сугыш турындагы җырлар өйрәтеп, 50 кешедән торган балалар хорын, район күләмендә үткәрелгән смотрларга алып бара иде. Кул эшләренә дә бик оста ул. Укучы кызларны тегәргә, бәйләргә, тормышта кирәкле күп кенә эшләр башкарырга өйрәтеп чыгарды Мөршидә апа.
Директорның тормыш иптәше булса да, Мөршидә апа “борынын югары чөеп” йөрми. Ул һәрвакыт ире алдында укытучыларны яклап чыга. Коллектив белән мөгамәләсе бик яхшы була. Гадилеге, эчкерсезлеге белән аерылып тора ул. Коллегалары белән һәр колхоз эшенә чыга, “мин директор хатыны”, дип масаймый. Бу турыда Мөршидә апаның хезмәттәше һәм күршесе Хәйруллина Зәлфирә апа бәян итте.
1980 елда Мөршидә апа лаеклы ялга чыга. Ләкин мәктәпне ташлый алмый ул. Башта озынайтылган көн группасында тәрбияче булып, соңрак берничә ел мәктәп ашханәсендә пешекче булып хезмәт итә.
Ире Тәлгать данлыклы укытучылар нәселеннән, әтисе Мөхәммәттәкый Бәдигый Хаҗи, укытучы һөнәрен сайлый. “ТРның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры ул”, - ди Мөршидә апа. Тәлгать тә Олы Бәрәзә, Комыргуҗа, Олы Әтнә мәктәпләрендә укыта – 36 ел мәктәп җитәкли. Бергә алар 50 елдан артык тату гомер кичерәләр. 3 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Нәзиһә әти-әнисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаган. Ул Казан шәһәре мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Лаеклы ялга уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары буларак күп еллар хезмәт итеп чыга.
Хәзерге вакытта Мөршидә Бәдигова Казан шәһәре Осиново бистәсендә, сугыш ветераны буларак, хөкүмәт тарафыннан бирелгән фатирда көн күрә. Бөтен уңайлыклары булган фатиры өчен куанып туймый ветеран. Балалары, оныкларының ярдәмен тоеп яши ул. Җәен Олы Бәрәзәдәге төп йортка балалары белән кайтып тора. Бик сагына гомер иткән нигезен Мөршидә апа. Бик күп күңелле мизгелләр кичергән ул монда. Истәлекләр, фотолар – барысы да яраткан ирен, яшьлеген искә төшереп тора аңа. “Сугыш беткәнгә бик күп еллар узса да, үткәннәрем бүгенгедәй күз алдымда тора. Хәзергә яшьләргә сугыш афәтен, ачлыкны күрергә язмасын”, - дип тели Мөршидә апа.