Авылның иң өлкән әбисе булып калган, гомерен хезмәттә үткәргән хезмәт һәм тыл ветераны Анна Беспалова Ватан сугышы елына туры килгән яшьлек хатирәләре белән яши. Әйе, гомерендә күп язларны каршыларга туры килә аңа. Бигрәк тә Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллардагы язлар авыр да, шомлы да булып исендә калган.
Шилнәбаш авылы кызы Аня башлангыч мәктәпне тәмамлауга сепаратор пунктында, аннары сөт җыю пунктында эшли башлый. 1938 елдан «Комсомолец» совхозына савучы булып күчә һәм бөтен гомерен әлеге мактаулы хезмәткә багышлый. 1941 елның 22 июнь көнен, гитлерчылар сугыш башлаган көнне ачык хәтерли. Эштән кайтуга стенадагы кара тәлинкәле радиодан: «Гитлер Германиясе илебез чиген бозып керде. Сугыш башланды», – дигән хәвефле хәбәрне ишетеп, тетрәнеп китә. Берничә көннән ир-атларны, яшьтәш егетләрне фронтка озаталар. Авыл бушап кала. Сугышның икенче елында әтисе Михей дәдәй чирләп дөнья куя. Тормышны алып бару әнисе Аграфена Михайловна белән кызы Анна кулына кала.
– Миңа 16 сыер беркеттеләр. Һәркайсына азык кертеп салырга, саварга, сөтне чиләк белән бидонга илтеп салырга, маллар ятагын чистартырга кирәк иде. Җитешеп кенә өлгер. Иң авыры – язга таба азык хөртиләнә. Каралты-кура түбәләрендәге саламны төшереп, җылымса су белән чылатып ашаткан чаклар искә төшеп елыйсылар килә. Басуда бозланып каткан чүмәлә төбендәге салам калдыклары да азыкка китә иде. Яшел үләнгә, көтүгә чыкканда малларыбыз сөяккә калган язларны да ачык хәтерлим, – дип сугыш еллары йомгагын сүтте Анна Беспалова.
Фермада 12 хатын-кыздан торган коллектив көне-төне тырышып эшли. Шатлык-кайгылары уртак була. Көн саен ниндидер яңалык. Кемнеңдер ире, абыйсы, туганының сугыш кырында һәлак булуы хәбәре алына. Кайгысын бергәләп уртаклашалар, исәндер әле дип юатып, өметен сүндермиләр. Фронтта кайсыдыр шәһәрне фашистлардан азат итү хәбәрен ишетеп шатланып, дәртләнебрәк эшлиләр. Төп эшләреннән тыш, кичкә таба уракчыларга булышырга чыгалар: урак уралар, салам, печән эскертлиләр. Эштән арып-талып кайтсалар да «Фронт өчен, дошманны җиңү өчен!» дигән шигарь аларны алга этәрә, көч өсти.
Анна Беспалованың «Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен» дигән кадерле медале бар. Анысына ул 1948 елның 7 августында лаек була. Кызы Наталья Ильинична бу турыда Татарстан милли архивыннан алган документларын горурланып күрсәтте. Шунысы тагын яхшы яңалык иде: Комсомолец авыл җирлеге Набережная урамындагы Анна әби яши торган йортның чатына «Монда тыл ветераны Анна Михеевна Беспалова яши» дигән эленмә такта яздырып куйган. Монысы да – сугыш елларында тылда фидакарьләрчә эшләгән буынга зур ихтирам һәм хөрмәт билгесе.
Авылның карт әбисе Анна түтәй бүгенге тормыштан бик канәгать: өе җылы, тамагы тук. Кызы Наталья Ильинична һәм кияве тәрбиясендә, оныклары һәм оныкчыклары өчен шатланып, һәр якты көннең үзе өчен бик тә кадерле бәйрәмгә – Җиңү көненә якынайтуын тоеп яши.