Миңнур әби 1925 елның 16 июнендә Куҗак авылында Галимә белән Габделгали Бәхтевәлиевләр гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләдә биш бала үсәләр, безнең әбиебез – иң олысы.
Аның әтисе Габделгали бик башлы, укымышлы кеше була. Ул гарәпчә бик яхшы укый-яза белгән. Шундый белемле егет булганга, аны Чистай техникумына агрономлыкка укырга җибәрәләр. Сугышка кадәр авылда бригадир, учетчы булып эшли. 1941 елның сентябрь аенда сугышка китә. Әби үзенең әнисе белән бабайны Сарманнан озатып калалар. Дәү әбиебезгә ул вакытта 16 яшь була, ә әнисе бишенче балага көмәнле (бу – әби сүзе) булып кала. Әтисе, сугышка китәр алдыннан, бөтен исәп-хисап эшләрен әбигә аңлатып калдыра. “Эшемне бер кешегә дә тапшырасым килми, кызым, мин сугыштан әйләнеп кайтканчы, син эшләп тотырсың. Без ике айдан җиңәрбез дә авылга кайтып җитәрбез”, - дип, бабай якты уй-хыяллар белән сугышка китеп бара. Башта өчпочмаклы хатлары бик күп килә, ә соңгы хатында болай дип язылган була: “...тилгәннән курыккан чебиләр сыман, бомбалар кайчан башка төшәр микән дип, Смоленск урманында ятабыз...” Шуннан башка хат-хәбәр килми. Бабайга да сугыш кырыннан исән-сау кайту насыйп булмый, ул Польша җирләрендә кайдадыр мәңгелеккә ятып кала.
Шулай итеп, бөтен авыл халкы өчен авыр тормыш башлана, әби әтисенең җир үлчәү эшен алып бара. Әтисе сугышка китеп, ике ай үтүгә, гаилә зурая, 1941 елның 1 ноябрендә төпчек бала булып, энеләре туа. Әби Минзәләбаш урта мәктәбендә укый; җәяү бара, җәяү кайта, кайткач, җир үлчәргә чыгып китә, аршин белән үлчи, ә үлчәгәнне язарга кәгазь дә юк. Саннарны корым белән газета кырларына язып бара торган була. Аякта – чабата, өстә - киндер күлмәк-ыштан, ачлы-туклы тормыш башлана. Әби Минзәләбаш мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Ун классны бетереп, берүзе, курыкмыйча, пристаньга төшеп, пароходка утырып, Казанга укырга китә һәм педагогия институтының география факультетына укыга керә. Шулай итеп әби укытучы һөнәрен сайлый. 1943 елдан ул балалар укыта башлый. Ләшәү-Тамак, Ләке, Мортамак, Рантамак авылларында башлангыч классларны укыта. Әби үзенең 33 ел гомерен балалар укытуга багышлый. Рантамак авылына кияүгә чыга, бабай белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Ләйсән Фәррәхетдинова,
Саклаубаш урта мәктәбе укытучысы
“Сарман” газетасы, “Һәйкәл куяр идем, әбекәем!”, №4, 22 январь, 2016.