1927 елның 16 сентяберендә Иске Сәфәрдә туа, хәзергә вакытта Кировта яши.
1944 елны 17 яшендә яуга чакырыла.
Пензада хәзерлек узгач, Көнчыгыш чикне сакларга җибәрелә, Монголиядә була, Кытайда Япония баскакларын тармр итүдә катнаша. Гвардияче танкист-төзүче, тупны көйләүче.
Баш Верховный Командуюәий И.В. Сталинның Рәхмәт хаты, "Японияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләренә лаек була.
Хәрби дәрәҗәсе-сержант.
Җиңү бәйрәмен пензада каршылый.
1952 елны Казанда 634 нче заводта токарь булып эшли. Утызмеңенчеләр сафында Иске Байсар МТСына эшкә кайта. Киров исемендәге совхозда төпләнә. Гараж, остаханә мөдире, баш инженер вазыйфаларын уңышлы башкара.
1987 елны лаеклы ялга чыга.
Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр ала.
1952 елның көзендә Түбән Кама ягы кызы Гөлсем белән өйләнешәләр, 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Үлгән көне- 20.06.2016 ел.