Бикбов Ирек Халилрахман улы 1931 елның 10 сентябрендә Апас районы Дәүләки авылында туа. 4 класс белемне Дәүләки мәктәбендә укый. Аннан соң 7 классны Ябалак авылына йөреп укый. 7 классны бетергәч колхозда кыр эшләрендә үгез җигеп эшли. Үгез, ат кетүе кетә. Үгез белән кырдан фермага салам ташый.
1946 елларда станцияга Биябаш урманнарыннан үгез белән агач ташый алар.
1949 елда Донбаска китэ, 6 ай укыганнан соң шахталарга распределять итәләр. Ирек абый Киселев исемендәге шахтага ләгә. Анда 1953 елга кадәр эшли. 1953 елнын сентябрь аенда аны Армия сафларына Донецкийга җибәрәләр. Самарада шоферлыкка укыталар, һәм ул 1953 елнын октябренә кадәр грузовой машинада хезмәт итә. Армиядән кайткач яңадан Донбаска китә, шахтада эшли һәм 1959 март аенда авылга кайта. Заготзернода помощник завсклада булып эшли. Бер ел эшләгәннән соң, бензовоз машинасына утыра, солярка ташый.
1960 елда Альфия исемле кыз белән тормыш корып җибәрәләр . Бензовозда 4 ел эшләгәннән соң МТСка яңа кайткан ЗИЛ машинасына утыра. 1965 -1969 елларда мастерскойда слесарь булып эшли. 1972 елда Казанда автокрановщикка укып кайткач Сельхозтехникада крановщик булып эшли башлый. 1981 елның сентябрь аенда Сельхозтехникадан лаеклы ялга чыга. Хэзерге вакытта улы тәрбиясендә яши.