91 нче яше белән барган Аманулла Гыйбадуллин “Үземнең бөтен тәнем яралардан сызлап тора. Җитмеш бер ел узса да сугыш афәтләре онытылмый, яралары төзәлми” дип искә ала ул, Шыгай авылының аксакалы да әле. Сугыштан кайткан төшенә җиргә чүккән, салам башлы йорт каршы ала аны. Биш ел Марыйда урман кисеп, авыр эшләрдә эшләп туган авылынды йорт җитештерә. Шулай итеп авылдашларына йорт салу, хуҗалыкка фермалар төзү эше дә аныкы була. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, 56 ел бергә яшиләр. Ни кызганыч бүгенге көндә төпчек кызы Әнисә белән икәү генә яшиләр. – Әткәйне ялгыз калдырмас өчен аның янына кайттым. Ул минем киңәшчем, терәгем. Аңа сәламәт гомерләр телим, - ди Әнисә ханым.