Чиялектә 1925 елның 15 маенда туа, шунда ялгыз яши. lll группа хезмәт инвалиды.
1943 елның 10 гыйнварында армиягә алына.
173 нче аерым укчы бригадасының 107 нче аерым полкы составында Чунцин, Харбинны саклаша. 1945 елның 9 августыннан 3 октябренә кадәр Япониягә каршы сугышта катнаша. Минометчы.
Җиңү бәйрәмен Харбинда каршылый. 1948 елның 8 мартында авылына кайта.
"Японияне җиңгән өчен", аннан юбилей медальләре, ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Рядовой.
Хуҗалыкта 45 ел сарыклар карап, 1985 елның 15 маенда лаеклы ялга чыга.
Атказанган колхозчы исеменә, "Социалистик ярышта җиңүче" билгесенә (1978 ел), "Хезмәт ветераны" медаленә (1988) лаек була.
1993 елның 16 августында вафат булган хатыны Зәйнәп Миңнемөхәммәт кызы белән 1 ул, 3 кыз үстерәләр.