Сугыш ветераны Даутов Нурулла Зәки улы, 1924 елның 20 январендә Украинаның Донецк өлкәсе, Шахтерлар районы, Орловка авылында туган. Шунда үскән, яшәгән. Әтисе шахтер була. Сугыш башлангач Нурулланы сугышка алалар. Воронеж шәһәре, тимер юл вокзалы өчен барган сугышларда катнаша. 1942 елның июнь аенда каты яраланып, бик озак госпитальдә ята. Гангрена китеп бер аягын кисәләр, сэламэтлеге буенча инвалидлык биреп, демобилизациялиләр. Сугыштан кайткач, башта төрле җирләрдә эшли . Аны язмыш Иске Кәшер авылы Габделгани кызы Нуржиһан белән бәйли. Балагыч авылында яшәгәндә хисапчы хезмәтен башкара, Сарман авылында фотограф булып та эшли. Иске Кәшер авылына яшәргә күченеп килгәч, колхозның яшелчә бакчасында , умарталыкта эшли, фотоларга төшерә, рәсемнәр ясый. Сугыштагы батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, бик күп Җиңү юбилей медальәре белән бүләкләнә. 1983 елның 7 августында вафат булган, Яр Чаллы шәһәрендә җирләнгән.