Мәгъдәнүс апа Азнакай районы Сукаеш авылында туган. Алты баланың төпчеге була ул, ләкин иркәләнеп үсәргә генә насыйп булмый. Иң элек әтисе, озак та тормый әниләре балаларын ятим калдырып, бакыйлыкка күчәләр. Мәгъдәнүс апа, алты авылдаш кызы белән вербовщикка ияреп, Свердлау якларына эшкә китә. Кызлар 6 ай нарат сагызы җыюда эшлиләр. Аннан кайткач, Мәгъдәнүс белән сеңлесен укытучы булып эшләгән апалары Үзбәкстанга алып китә. Кыз туганнар ефәк туку фабрикасында эшлиләр. Булачак ире Кәшиф белән дә шунда таныша Мәгъдәнүс. Гаилә корып, 2 кызлары туа. 1967 нче елда иренең туган ягына-Әхмәт авылына кайтып төпләнәләр алар. Мәгъдәнүс апа район хастаханәсенең лор бүлегендә техник хезмәткәр булып эшли башлый. Тик парлап картаю гына насыйп булмый аларга. Кәшиф абый яшьли вафат була. Мәгъдәнүс апа ике кызын ялгызы гына тормыш юлына бастыра. Озак еллар райпо кунакханәсендә эшли, эшендә пөхтәлеге, эчкерсез күңеле өчен хөрмәт итәләр. Бүгенге көндә ике кызының гаиләсенә, 6 оныгына, 6 оныкчыгына куанып, булганына шөкер итеп, кадер-хөрмәттә яши Мәгъдәнүс апа.