Давлетшина Галия,1928 елның 10 нояберендә, Сәмәкәй авылында туа.Гаиләдә 7 бала, үз көчләре белән хәлле генә гомер итәләр. Ләкин әтиләрен кулак дип төнлә алып чыгып китәләр. Шунан соң инде ул кайтмый. Реприссия корбаны булган Галия апаларның өйләрен дә килеп сүтеп алып китәләр. 7 бала ишек алдында басып, бернәрсәсез калалар. Өйнең калган подволында яши башлый алар. Әниләрен авыл советына алып барып сорау алалар, халык дошманы хатыны дип кыйнап кайтаралар шулай итеп алар базда яши башлыйлар.
Галия апа Сәмәкәй мәктәбендә 7 класс укый. Анда да халык дошманы кызы дип бик кыерсыталар.
Сугыш башланганда Галия апа 13 яшьтә була,ике абыйсын сугышка алалар. 1947 елда гына Әгъзәметдин исемле абыйсы сугыштан кайта, ә Сәхипдадә исемлесе 1941 елда ук һаләк була. Латвиядә җирләнде дигән хәбәре генә килә.
Ике яшьтән үк Галия апаның күзләре күрми башлый. 8 яшьтән басуга утау утарга йөри башлый. Ләкин күзе күрмәгән кыз нормасын тутыра алмый, шуңа күрә ул бик кыенлыклар күрә. Чабата белән тездән су ярып орлык та ташый ул,урак та ура, көлтә дә бәйли.
1947 елда гына үзләре яшәгән баз өстенә иске бура өеп өй салалар алар. Тәрәзәләре җир белән тигез була. Тәрәзә пәрдәсе урынына саламнан чыпта үреп эләләр. 1964 нче елда үз көче белән өй сала Галия апа. Тормышка да чыкмый, гомере буе әнисен карый ул. Хәзерге вактта бер ялгыз гомер кичерә.