Мин Баулы район узәгендә 1936 елның 15 октяберендә унынчы бала булып колхозчы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Ул чагында әткәемә - 52, әнкәемә 47 яшь булган. Әткәм колхозда конюх-завхоз эшләрән башкарган, ә әнкәем төрле эштә эшлэгэн. Зур абыем “Сельхозтехника”да нормировщик булып эшли иде. Инәкәй - сугыш башланган - дип, повестка тотып, йөгереп кайтып керде. Ул вакытта җиңгәчәй икенче баласын тапкан иде. Улы 22 июньдә (1941) сәгать 11 дә туган. Ә абый 12 сәгатьтә, - исемен Энүр дип куярсыз, - дип, сугышка китте. Сугыштан медальләр тагып кайтканда улына дүрт яшь иде инде. 1944 елда беренче класска укырга кердем.
Башлангыч классларда көл, тавык тизәге җыеп, колхоз складына тапшыра идек. Йөкләмә бирәләр, норма тулмаса, зур итеп икеле куялар. Дәреслекләр җитешми, язарга дәфтәр, кара юк. Шулай да кәнелләребез шат иде. Әле дә хәтеремдә, урамда яз, юлларда йөрерлек түгел. Мәктәпкә җитәргә 10-15 метр кала туктап, кая барырга, кая басарга белми тора идем. Бик матур киенгән бер абый күтәреп, чиста урынга бастырды да, ничәнчедә укуым, әти-әниемнең кем икәнлеге белән кызыксынды да үзе белән алып китте. Бүлмәсенә кергәч, нидер язды, конвертка салып, укытучы апаңа бирерсең диде. “Райкомпартия” дигән урында эшләгән булган икән ул абый, фамилиясен белмәдем. Аннан соң миңа бер пар ботинка бирделәр. Шулай итеп, 3-4 класста ботинка белән йөрү бәхетенә ирештем.
18 яшемдә эшли башладым. Тормыш башлап, яши башлагач, техникум бетердем (тормыш иптәшем белән кайнанама рәхмәтлемен, чөнки ике балам бар иде ул чагында). 20 ел баш бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. 2007 елдан район ветераннар Советы президиумы әгьзасы-бухгалтер.
Тормыш ямьле хәзер, бәхетле картлыкта дуслар, балалар белән бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә язсын.