Ике тапкыр туган каһарман Сугыш ветераны Дәүләтшин Сәлах Җиһанша улы 1926 нчы елның 13 нче сентябрендә Арча районы Бәрәзә авылында колхозчы семьясында туа. Әтисе Дәүләтша улы Җиһанша(1895 нчы елгы) колхозда ат җиккән һәм төрле эшләр башкарган. Сугыш башлангач, 1942 нче елның гыйнвар аенда аның әтисен сугышка алалар. Әтисе 1943 нче елда Мәскәү астында хәбәрсез югала. Әнисе Фәсәхат исемле 1903 елда Өшкәтә авылында туган, Олы Бәрәзә авылына тормышка чыккан. Җиһанша белән аларның бер-бер артлы алты балалары туа. Сәләх абый икенче бала булып дөньяга килә. 1924 нче елгы апасы Сәгъдәт, 1928 нче елгы Галия исемле сеңлесе, 1938 нче елгы Мөбәрәкша исемле энесе, 1940 нчы елгы Госман һәм Гаделша исемле энеләре бар. 1941 нче елда алтынчы классны укыганнан соң, ул башка укый алмаган.. Сәләх абый колхозда ат җигеп эшли башлаган. 1943 нче елга кадәр ул төрле эшләрдә эшли, урагын да ура, сукасын да сукалый. 1943 нче елның ноябрь аенда аны армиягә алалар. Алар берникадә вакыт Марий Эл да 40 нчы станциядә (Суслангер бүлекчәсендә) булалар. 130 нчы тупчылар полкында сугыш серләренә төшенә. Анда яшәү шартлары бик начар,ашау такы-токы, режим бик каты булган. Апрель ахырында Сәлах абыйларны фронтка җибәрәләр. Алар товар ташучы поезд вагоннарына утырып баралар. Смоленск шәһәренә килеп җиткәч, аларны бушаталар. Смоленск шәһәрен немецлардан азат иткән булалар, анда бары хәрабәләр генә утырып калган булган. Аларны монда сайлап төрле частьларга бүләләр. Сәлах абый танк бүлегенә эләгә. 25 нче аерым танк бригадасы була ул. Ә танк командирлары Булыгин исемле була, шуңа күрә танклары Б хәрефе белән тамгаланган була. Монда аларга ашау бик яхшы була, шунлыктан аларга берьюлы күп ашатырга да куркалар. Аларны сугышка кереп чыккан солдатларга кушалар. Смоленск шәһәрендә танкка барган килеш сикереп менеп утырырга, сикереп төшеп калырга, сикереп төшеп, немец солдатларына каршы җәяүләп атакага барырга өйрәтәләр. Өйрәнүләр ике атна дәвам итә. Аннан соң фронтка җибәрәләр. Барып җиткәч, соңгы боерыкны укыйлар.Немецлар алардан алда, 3 км ераклыкта урнашкан. Аларны 3 км дан каршылык була дип өйрәтәләр. Алар бер коры елгага түбән урынга төшеп урнашалар. Иңкү урыннан күтәрелеп немецларга каршы барырга чыккач, аларга ут ачалар. Алдан барган 4-5 танкка ут каба. Немецлар ут ачканлыктан, таралышып барырга дигән боерык бирелә.Таралып баргач, бүтән ату булмаган. Сәлах абыйларны җәяүле һөҗүмгә җибәрәләр, аларны саклау өчен танклар берөзлексез атып тора. Барып җиткәч, окоптан ата башлаганнар. Шуышып барып, боларга якынайгач, автоматлардан ата башлыйлар. Немецлар окопларын ташлап чигенергә мәҗбүр булалар. Үзләренең танклары килеп җитүгә, алар танк барган килеш сикереп менеп утыралар. Сәлах абый ноябрь ае буе алгы сызыкта бара. Ноябрь ахырында Кенигсберг шәһәре астына килеп җитәләр. Мондагы станцияне немецлардан азат итәләр, ләкин 1 тәүлектән аларны кабат чигенергә мәҗбүр итәләр.Чигенгәндә тауга күтәрелеп барырга кирәк. Ләкин шулвакытта аларга ярдәмгә машиналы снарядлар, сугышчылар ярдәмгә килә. Алар кабат станцияне кулга төшерәләр. Әгәр немецлар Кенигсбергны алган булсалар, Берлинга юл ачык буласы булган. Шуңа монда сугышлар бик каты барган. Сәлах абыйның шунда сул аягы бот төбеннән яралана. Яралыларны чиркәүгә җыеп яраларын бәйләгәннәр. Ә иртә белән машинага төяп, санчастька илткәннәр. Менә аларны юлда барганда камап алып, ата башлыйлар. Аннары ул бернәрсә дә хәтерләми, аңын югалта. Сәлах абый Каунас шәһәрендә аңына килә. Аңына килсә, анда 10-15 яралы кеше ятуын күрә. Медсестра аның янында гына утыргач, аннан аптырап сорый:”Сез нишләп минем янда гына утырасыз? Башкаларны нишләп карамыйсыз?”-ди. Аңа медсестра монда бик авыр хәлдәге яралылар икәнен, бары аңарда гына яшәү өмете бар икәнлеген әйтә. Соңыннан аны Мәскәүгә кайтаралар. Ләкин Мәскәү госпиталендә аны кабул итмиләр. Шунда ук Калинин шәһәренә җибәрәләр, аннары тикшереп , яраларны карап, Черногуво районына җибәрәләр. Ул әкренләп култык таягы белән йөри ала башлый. Бераздан аны тикшереп, сәламәтлеге начар булгач, туган ягына кайтарып җибәрәләр. Сәлах абыйның исән кайтуын берәү дә күзалдына да китерми. Чөнки аның үлгән хәбәре күптән Бәрәзә авылына килеп җиткән була. Аның әнисенә пособие түли башлыйлар.Туганнары аның үлү хәбәрен әнисенә әйтергә куркалар, яшереп киләләр.Үзе дә хат язып салырлык хәлдә булмый. Сәлах абый моны үзенең каты яралануы сәбәпле, ялгышлык китүе белән аңлатты.”Минем урынга бөтенләй башка кеше күмелгән. Минем исем, фамилиям хәтер китабына да кертелгән”-диде ул. Давлетшин Салах Зиганшинович, 1926, моб. Атнинским РВК гв. кр-ц, 25 гв. тбр. погиб 23.10.1944 зах. Калининградская обл. округ Неммерсдорф. Сәлах абый 1 май көнне авылга кайтып җитә. Аңа 2 группа инвалид биргән булалар,тора-бара группадан төшерәләр. Ул 1 елга кадәр эшли алмый. 1946 нчы елда төрле эшләрдә эшли, үгез, ат җигә, кырчылык бригадиры булып эшли. 1949 нчы елның гыйнвар аенда Күәм РТС сына укырга китә. Яз аенда Атамыш авылында эшли башлый. 1950 нче елда туган авылына кайтып эшли башлый. Кыска курс ларда укып, дизель тракторын йөртә.1965 нче елдан трактор бригадиры булып эшли башлый һәм шуннан пенсиягә чыга. 1952нче елда Галимуллина Кәримә дигән кызга өйләнә. 1953 нче елда Гомәр исемле улы туа.1956 нчы елда Рәшит исемле улы туа. Ләкин матур гына тормыш иткәндә, аның хатыны Кәримә 62 яшендә үлеп китә. Аңа 4 ел бер үзе яшәргә туры килә, чөнки инде балалары күптән Казанда яшиләр. Ялгыз яшәргә күңелсез булганлыктан, ул 1985 нче елда Фирая апага өйләнә. 2013 нче елда Фирая апа да үлеп китә, Сәлах абый тагын ялгыз кала.