Нарат Асты авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, атказанган колхозчы Егорова Лукерья Федоровна – авылның хәрмәтле кешесе. Ул 1921 елда шушында үсә. Чәчәк кебек, тормышка сөенеп кенә яшәр кыз вакыты авыр сугыш елларына туры килә. 1940 елда ук аны Иркутск шәһәренә җибәрәләр. Лукерья апа башта хәрби заводта эшли, аннан соң тимер юлларны саклаша. Туган якларына 1947 елда гына әйләнеп кайта. Читтән җыяр ризыгы бетмәгән, күрәсең, кайткач, аны Горький шәһәренә торф чыгарырга җибәрәләр. 1961 елда кабат туган якларына әйләнеп кайта һәм бу юлы – бөтенләйгә. Гомере буе күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә, терлек фермасында – дуңгызчылыкта хезмәт куя.
“Бик тырыш, хезмәтен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды, мактаулы булды”, - диләр аның хакында авылдашлары. 16 июльдә аңа 95 яшь тулды.
Язманы Зөлфия Шәрипова әзерләде.
“Сарман” газетасы, №52; 20 июль, 2016.