ЕВСЕЕВ Гавриил Петрович (15.7.1914, хәзерге Баулы районы Потап Томбарлысы авылы - 15.5.1973, шунда ук), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), майор (1945). 1932 елдан Баулы районы халык мәгарифе бүлегендә инструктор булып эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1940). 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 547 нче миномёт полкы дивизион командиры. Брянск, Көнбатыш, Үзәк һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү сугышында (1941-42), Орёл һөҗүм операциясендә (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945) катнаша. Нойлитцен торак пункты тирәсендә (Врицен шәһәреннән 13 км төньяктарак, Германия) Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң туган авылында яши. Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
В.А.Шагалов.