Фаттахов Афзалетдин Әкмәлетдин улы. Сугыш ветераны. 1916 елда Яхшы каран авылында туа. Бөгелмә педучилищесын бетергәч, юллама белән Сарман районы Көлмәт авылына укытырга билгеләнә. 1940 елны Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышына беренче көннәрдән үк керә. Кече сержант дәрәҗәсендә 1102 нче аерым кабель шестлы ротада хезмәт итә. Украина өчен барган Львов – Золочев юнәлешендәге каты сугышларда артилерия һәм миномет уты астында, тормышын куркыныч астына куеп,өзелгән элемтә сызыгын ялгый. Шушы батырлыгы өчен 1944 елның 8 октябрендә “Сугышчан хезмәтләре өчен” медаленә тәкъдим ителә. Сугыш бетәргә бик аз гына вакыт калгач, 1945 елның 30 мартында Фаттахов Афзалетдин Әкмәлетдин улына “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале тапшырыла. Сугыштан соң Сарманда партия юлламасы белән төрле оешмаларда эшли. Соңгы эш урыны Сарман МТСы була, данлыклы Яхья абыйлар белән күрше булалар. Соңыннан Карамалы авылына эшкә җибәрелә, анда “Путь Ленина” колхозын җитәкли, 7-8 елдан соң шунда ук партоешма секретаре вазыйфасын башкара, бераздан үзенең төп эше – укытуга күчә.