Фаттахов Таһир 1915 елның 15 маенда Уфа губерниясе Минзәлә өязе Кәүҗияк авылында туган (хәзерге Сарман районы). Кәүҗияк авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә техникумына зоттехниклыкка укырга керә. Армия сафларына алынганчы бер ел Писмәндә (хәзерге Лениногорск районы) участок зоотехнигы булып эшли. 1937 елда армиягә алына һәм Белоруссия хәрби округында хезмәт итә башлый. Укып, һавадан атучы укчы һөнәрен үзләштерә. Тора-бара Фин сугышында катнаша. үлем белән шунда әллә ничә мәртәбә йөзгә-йөз очраша, әмма тәкъдире җитмәгәндер, исән кала.
- Әй, фин снайперлары офицерларыбызны чүпләп кенә торды, - дип искә ала ул. Ник дигәндә, офицерларга – кара, солдатларга ак тун биргән булганнар. Күрәсең, моны финнәр яхшы белгән..
Фин сугышыннан соң ул бер-ике ай туган якларында торып, вербовка буенча Карелия якларына китеп бара. 1941 елда сугыш башлангач, утны-суны кичкән солдат кулына корал ала һәм тормышын бөтенләйгә армия белән бәйли. Гомеренең 900 көнен һәм төнен Лениград блокадасы алып тора. Ул көннәр турында тыныч кына сөйли алмый ветеран. Һәркөнне самолет белән күтәрелеп дошманга каршы ут ачу гадәти хәлгә әверелә. Блокада өзелгәч ул Ленинград фронтында хезмәт итә һәм үзенең 33 ел гомерен кораллы көчләр сафында үткәрә. 1960нчы елның 30 июлендә подполковник дәрәҗәсендә отставкага китә. Өч Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, Бөек Ватан сугышы орденнары һәм ике “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән ветеран, лаеклы ялга чыкканнан соң, туган авылы Кәүҗияккә кайтып төпләнә.