1925 елның 7 августында Такталачык авылында туа, 1948 елдан Тыңламаста яши.
1943 елның 22 гыйнварында сугышка алына. Белоруссия фронтында көрәшә, укчы була. Витевскийга җитәрәк бомбага эләгә , контузия ала. Операция ясап, 1944 елның ахрында III төркем инвалид булып кайта. Җиңү көнен дә туган авылында каршылый.
"Бөек Ватан сугышы" ордены, күп санлы юбилей медальләре бар.Кайткач колхозда каравылчы булып эшли. 10 ел ягулык ташый. 1980 елда Ленин исемендәге хуҗалыктан лаеклы ялга чыга. Аннан соң да хезмәттән туктамый, 9 ел ел эшчеләргә басуда ашарга ташый.
Тырыш хезмәтләре өчен "Атказанган колхозчы" исеме бирелә.
Тормыш иптәше Рәшидә белән биш бала үстерәләр.