90 яшен тутырган Гамбәрия Нурмөхәммәт кызының балачагы, барлык сугыш алды елларында туган балаларныкы кебек, җиңелләрдән булмаган. Бөек Ватан сугышыннан кулын югалтып кайткан әтисе Нурмөхәммәт аганың улы, өч энесе сугыш кырларында ятып кала. Гамбәриянең 18 яшен тутырган абыйсының Курскида хезмәт итәбез дип фронттан язган хаты соңгысы була. Күңеле сизгән кебек
“Таш корылма яннарына
Винтовкамны сөядем.
Туган-үскән илләремә
Кайтыр микән сөягем?”- дип язган була ул. Гамбәрия туган авылында башлангыч мәктәптә, аннан соң алты чакрым араны җәяү йөреп, Карашай мәктәбендә укый. Ул чорларны аеруча дулкынланып искә ала ул. “Чөгендер яфрагы, төрле ашарга яраклы үләннәр, ат кузгалагы, кычыткан ашы ашап, көн күрдек. Юлтимер басуыннан өшегән бәрәңге җыеп кайтып, киптереп ашадык. Үзебез үстергән бәрәңгене мичтә киптереп, фронтка посылка итеп салдык. Аякта-чабата, яз, көз аның астына агач шакмак бәйләп, күтәртеп кия идек. Шул чабатаны киеп Наратлы Кичү авылыннан чәчүлек орлык ташыдык. 20 килолы капчыкларны иңгә куеп, күтәреп кайта идек. Юллар начар, күперләр юк, боз өстеннән түш белән шуышып чыга идек. Ягарга юк, өйдә дә, мәктәптә дә салкын. Агач кисәргә рөхсәт юк. Качып кына рушага менгәндә дә бүреләрдән курка идек. “Хәзер тормыш матур, яшьләр булганына шөкер итеп, сабыр гына яшәсеннәр иде”, ди ветеран. Гамбәрия апа ире Гаптенур белән дүрт бала үстерәләр. Тырыш хезмәтләре өчен күп санлы Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнгәннәр. Бүгенге көннең матурлыгына, муллыгына, балалары, онык-оныкчыклары тормышына шөкер итеп яши Гамбәрия апа. “Оныкларым-минем чәчкән орлыкларым” - Гамбәрия апаның иң яраткан сүзләре.