1925 елның 15 гыйнварында Зөбәер авылында туа. 1942 елның декабрендә фронка китә. Япониягә каршы сугышта Харбинга кадәр барып җитә. Туган якка 1947 елның гыйнварында кайта.
Ватан сугышы ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Японияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Майор.
Комсомол райкомында, партия райкомында эшли. Казанда Югары партия мәктәбендә укый. Төзү-монтаж идәрәсендә, район газ оешмасында эшли, КПСС өлкә комитетының, Югары Советның Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Рабига белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.