1930 елның 1 июлендэ Анак авылында туа. 1937 елда Анак авылы мәктәбенә укырга керә, 1- 4 классларны Анак мәктәбендә, 5-7 классларны Иске Кәшер мәктәбендә тәмамлый. Аннан соң 1956 елга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли. 1956 елның 15 нче ноябреннән 1965 елга кадәр Анак-Яхшыбай авылларында бригадир вазифасын башкара. 1965 елдан 1995 елга кадәр Иске Кәшер сыер фермасында ферма мөдире булып эшли. 30 ел ферма мөдире булып эшләгәндә Атказанган колхозчы исеме бирелә. Озак еллар нәтиҗәле эшләгән өчен медаль белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та шул ук фермада тагын 4 ел эшли. Иптәше Марсилия шул фермада 17 ел сыер савучы булып эшли. Бугенге көндә иптәше Марсилия белән Анак авылында яшәп ята.