Мин,Фәррахов Мәгьсум Фэррах улы 1930 нчы елның 27 нче гыйнваренда Баулы авылында эшче-крестьян гаиләсендэ туганмын. 1938-1948 нче елларда № 1 Баулы урта мәктэбендэ укыдым.
1949-1955 нче елларда Яңа Шалты урта мәктэбендэ математика һәм физика дәреслэре укыттым. 1959 нчы елда, читтән торып укып, КДПИ ны тәмамладым
1955-1956 нчы елларда РОНОда эшләдем.
1957-1960 нчы елларда Татар Томбарлысы мәктэбендэ эшләдем.
1961-1990 нчы елларда № 1 Баулы урта мәктәбендэ математика һәм физика фәннэре укыттым.
Тыл hәм хезмэт ветераны.
Фәррахов Мәгъсум Фәррах улы истәләклэреннән
Яшьлектә булган кайбер истәлекләр. Мәктәптэ укулар сугыш елларына туры килде. Авыр еллар, ашарга такы-токы,киенергэ дә юк. Аякта чабата, тула оек, өстә бер фуфайка иде.
Укыган елларда аучылык бөлән шөгыльльәндем. Капкан тозак белән куян, төлке тэта идем.
Шуларның берсе турында сөйлим әле.Кемнәндер ишеткән идем: төлке, таудан урманга боз өстеннән чыкканда, бер эздән генә чыга да кире шул эздән урманнан тауга китә икән.Баулы белән Акбуа арасы 1 км чамасы бушлык. Шул урынга, боз өстеннән чыккан төлке эзенә, капкан куйдым. Берничә көннән капканга төлке эләкте, бер тәпиен капканда өзеп калдырып,тауга качып киткән иде. Капкан белән тәпине өйгә алып кайткач,әни Никартыннан бармадың?”-дип пошаманга калдырды. Киттем. Кулда 1 патрон белән мылтык ( ул да күршенеке).Эзеннэн барам,ятып,узен тигәнәкләрдән чистарткан урыннар бар. Биекчагылга (тау өстендәге тау )менгәч,еракта телкене куреп алдым, аксаклап бара иде. Алда урман якынлаша. Мылтыктан атып карыйм, атмый. Куып тотарга гына калды. Аны кысырыклап урманга керттем,анда ул бата, шәп бара алмый.Озаклап куышкач,ул йончыды,башын карга тыгып торгалый башлады.Барып җитеп, өстенә чаңгылар белән бастым , билдәге каеш белән авызлыклап бәйләдем дә ,күтәреп, өйгә алып кайттым. Бу гамәлләр барысы да тамак туйдыру өчен иде.
Ә җәй көннәре колхоз эшендэ, атлар белән сабанда, тырмада, ындыр табагына көлтә кертүдә һәм башка эшләрдэ узды.