Тыл һәм хезмәт ветераны Фәтхуллина Гамбәрия Фәррах кызы, 1920 елның 1 июлендә Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Мәктәптә укып белем алганнан соң, читкә китми, үз авылында эшкә кала. Башта Яхшыбай авылы «Коммунар»,аннары колхозлар кушылгач «Искра »колхозында товарлыклы сөтчелек фермасында савымчы булып эшли. 1969 елның 1 февралендә коммунистик хезмәт өчен көрәштә алган йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен, колхозчыларның үткәрелгән гомуми җыелышы карары белән ,“ Коммунистик хезмәт ударнигы “ дигән мактаулы исем бирелә. 1970 елда үзенең сыерлар группасыннан 3213 кг сөт савып алдынгылыкка чыга. Аны грамота белән бүләклиләр. 1971 елда районның иң яхшы 3000 нче сыер савучысы таныклыгы бирелә. 1971-72 елларда социалистик планны арттырып үтәгәне өчен район Почет Китабына исемен кертәләр. КПСС ның 25 нче съезды карарларын тормышка ашыру буенча җәелдерелгән социалистик ярышта ирешкән уңышлыклары өчен аның хөрмәтенә, 9 март 1977 елда, район үзәгендә “Дан Йолдызы” кабызыла. Данлыклы 3000 нче сыер савучы Гамбәрия Фәррах кызы, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены ( №717603), “1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен”, "Фидакарь хезмәт өчен Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” , “Хезмәт ветераны” медальләре, “1974 елда Социалистик ярыш җиңүчесе”, “ 9 нчы бишьеллык ударнигы” күкрәк билгеләре һәм дипломнар, грамоталар белән бүләкләнә. Гамбәрия гаиләдә дә үрнәк хатын була. Үз авылының эш сөючән, тормыш рәте белә торган уңган егете Сагидулла белән гаилә корып, 4 бала үстерәләр. Бүгенге көндә ике балалары инде вафат. Гамбәрия Фәррах кызы 1998 елның 16 декабрендә вафат булган, Яхшыбай авылында җирләнгән