Габбасов Гайсә Габбас улы
1902 елның 15 июнендә Урта Кәшер авылында туган. 1909-1917 елларда Урта Кәшер авылы мәдрәсәсендә укый. 1942 елның октябрь аенда Совет Армиясенә алына. 1942 елдан 1944 елга кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944 елда авыр яраланып армия сафыннан азат ителә. Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.