Габдрахманов Мөхәммәтҗан Габдрахман улы Сарман р-ны Юлтимер авылында 1901 елның 3 октябрендә урта хәлле гаиләдә туган. 3 класс белемле. Сугышка кадәр колхозда атлар караучы булып эшли.
1943 елның март аенда сугышка китә. Белоруссия фронтында Жуков армиясендә кече сержант булып хезмәт итә. Тула, Оргачев, Смоленск шәhәрләрен алуда катнаша. Оргачев шәhәрен алганда яралана . Ротада 120 кеше булган булса, Оргачев шәhәрен алганнан соң бары 50 генә солдат кала.
...”Бер тапкыр 17 кеше чолганышта калдык. Үзебезнең ротадан 64 км ераклыкта калдык. 15 көн буе ач килеш урманда качып йөрдек. 16 көнне генә үзебезнең гаскәрләргә килеп кушылдык. Эльба суы буеда Берлинга 60 км кала сугыш бетте. Шунда Америка б-н очраштык”.
Сугышта 4 рәхмәт кәгазе, “Германияне җиңгән өчен” hәм берничә юбилей медальләре б-н бүләкләнә.