Габдрауфова Гамбария Габдрауф кызы 1924нче елны Тукай районы Сәет авылында дөньяга килә. Гамбария апа 5 класс белем ала. Гамбария апа 12 яшьтән колхозга эшкә йөри башлый. Алар гаиләдә 7 бала үсәләр. Сугыш башланганда Гамбария апа Сәеттә була. Сугыш башланган 1941 елны иратлар сугышка киткәч, Гамбария апаны Чаллы шәһәренә комбайнер булырга укырга җибәрәләр. Укып кайткач колхозда комбайнер, трактарист булып эшли башлый.
Игеннәр өлгереп, урып-җыю эшләре белән бергә беренче олауларны дәүләткә озату эше дә алып барыла. Чаллы элеваторына ашлык тапшыру ат белән башкаралар. Ул әле камбайннан башка көлтә, җитен җыйганнар. Нинди эш бар барысын да эшләгән.
Оргыды авылы егете Бикбов Мухаматша абыйга кияүгә чыга. Мухаматша абый белән 6 бала үстерәләр.