1926 елның 6 июлендә Аеш авылында туа, шунда яши. 1944 елның гыйнварында 18 яшендә сугышка китә.
Ленинград, 1 нче Украина фронтында сугыша. Рядовой солдат элемтәче, санитар булып эшли. Элемтәче булып эшләгәндә яралана. Кант шәһәрендәге госпитальдә ята. Терелгәч шунда эшли. Җиңүне дә әлеге госпитальдә каршылый.
1945 елның октябрь аенда туган авылына кайта.
Юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач җирле үзтдарә Советында эшли. Клуб мөдире булып хезмәт куя. Соңыннан умартачы вазыйфасына алына. 1952 елдын 1986 елга тикле умартачы була. 1986 елны лаеклы ялга чыккач та 2 ел умартачы булып эшли.
ВДНХның 1 алтын, 2 көмеш, 1 бронза медале бар. "Атказанган колхозчы".
Тормыш иптәше Фәрхинур белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр.