-Мин 1930 елда туганмын. Әтием Сафин Сәетгәрәй. Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Җәй көне бик иртә әти безне (без биш бала калдык) уятып, үбеп чыгып китте. Без нәрсә икәнен аңламадык, иртән әнидән белдек сугышка киткәнен озак тормас, кайтып җитәр, - диде әни. Әти киткәч, әнинең алтынчы баласы туды. Алты бала бер ана өстендә, иң зурысы мин идем. Көз көне икмәкләрне җыярга авылда ир-атлар калмагач, икмәк көлтәләре җыелмыйча кырда калды. Кыш көне шул көлтәләрне ташып, инәйләр төнге сәгать унберләргә кадәр ашлык сугалар иде. Ул кышның суыклыгы, бураннар булуы нык хәтердә калган. Безнең авыл ул вакытта Кандыз авылы, “Кызыл чишме” колхозы иде. Инәйләр ашлык сугарга киткәндә, без җыелып мич башында утыра идек, өй салкын, ишекләрне кар басып китә иде. Ул вакытларда күргәннәрне язып кына бетерерлек түгел. Ул кышны укырга йөри алмадым, иптәшләрдән сорап өйдә укыштыра идем.
1941 елның 2 февралендә әтинең хаты килде, - аягымны кистеләр, бер аяк белен булсада кайтырмын, - дип язган. 5 фезральдә әтинең үле хәбәрен алдык. Апайларым бик аңлап бетерми иде, инәй безне кочаклап бик каты елады.
Без мондый рәхәт тормыш булыр дип көтмәгэн идек. Инде дөньялар имин булсын, яшьләр дөньяның кадерен белсеннәр, без күргәнне күрмәсеннәр.