Галиакберова Тәхтебану Галиәкбәр кызы 1930 елның 10 августында, кызу урак өстендә Апас районы Шыгай авылында 7нче бала булып дөнъяга килә. Шул вакыттан бирле 11 яшьлек сабый, олы апалары белән колхоз эшенә йөри башлый.
"Урак урдым, печән чаптым, симәнә орлыгына Чирмешәнгә җәяү бара идек, Ындырчыга кайтып җиткәндә чабата тузып беткән чаклар күп булды. Ирләр эше, өлкәннәр эше дип тормадым, эшкә батыр булдым, колхозга тап төшермәдем, чөнки әтием беренчеләрдән булып колхозга керде"- дип искә ала Тәхтебану апа.
Гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга. Кызганычка каршы, тормыш иптәше дә, бердәнбер улы да бүген гүр ияләре. Оныклары белән аралашып, хәбәрдар булып, күңел төшенкелегенә бирелмичә, туган нигезендә гомер кичерә.