Әминә (Нина) апа Галимова Мәскәү шәһәрендә дөньяга килә. 4 яше тулганчы анда яшиләр алар. Аннан соң Апас районы Черкен авылына кайталар. этисе Мөхәррәм абзыйны Коми АССРга, сөргенгә җибәрәләр. Купмедер вакыт узгач, әтисе кайтып, аларны кире Мәскәүгә алып китә. 5 классны анда тәмамлый. 1937 елда кабаттан әйләнеп кайталар һәм 6 классны монда тзмамлый. Сугыш башланганда Тәтештә булалар биредә 10 классны тәмамлый. Бик купне күрә үз гомерендә. “1944 елда Мәскәү яны урманнарында агач әзерләү, андагы туңулар, авыр хезмәт бер дә истән чыкмый” – дип искә ала ул. 1946 елда яңадан Тәтешкә кайта, читтән торып педагогика институтына укырга керә, шушында тормыш иптәше Гәрәйне очрата һәм 1947 елда кавышалар. 2 бала үстерәләр.Икеседә Актанышта укыта башлыйлар. Аннан соң Кызыл Йолдыз районында, Апас районы Дәвеш авылында, Урта Балтай авылында балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Урта Балтай урта мәктәбендә эшләп пенсиягә чыга.Әминә апа бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган көчле рухлы, төшенкелеккә бирелми торган намуслы шәхес. Ире Гәрәй 1969 елда вафат була. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» һәм “Фидакарь хезмәте өчен медале” белән бүләкләнә. Бүгенге көндә, барына риза булып, тыныч кына гомер кичерә.