“Әти сугышка киткәндә бер әнигә 5 бала калдык. Ашау яклары бик авырдан иде.Икмәк бик аз булгач, яз чыгу белән кырлардан өшегән бәрәңге, ә болыннардан кузгалак җыеп ашый идек. Безнең сыерыбыз бар иде-шуңа күрә ачтан да үлмәдек. Сыер саварга утырганда, әни безнең барыбызны да савыт тоттырып, үз янына тезеп утырта иде. Без җылы сөт эчеп, тернәкләнеп китә идек. Әнинең зур тырышлыгы аркасында безгә ачка тилмереп утырырга бик туры килмәде. Шушы ук сыерларны ат урынына җигеп, әни белән басулардан көлтәләр ташыдык. Аннары әниләр бергә җыелышып, сыерларга төяп, Коркачык стансасына ашлык илтәләр иде. Өлкәннәр белән рәттән 6 ел лобогрейкадан учма төшердем. Болыннарда кул чалгысы белән печән дә чаптым, ындырда төрле эшләрдә дә йөрдем. Әтине сугышка 1942нче елның май аенда алдылар. Аны озатырга дип почтада эшләүче иптәшләре җыелышып килделәр (әти почта ташый иде ул вакытта). Әти сугыштан хатлар язды, кайту өмете белән яшәде. Ләкин 1942нче елның август аенда аның үлүе турында хәбәр килде. Калган гомеребезне әтидән башка гына яшәргә, аны сагынып тормыш итәргә туры килде.”