1930 нчы елның 12 нче апрелендә Балтач районы Чепья авылында биш балалы гаиләдә туып, үсә Рәшидә апа. Сугыш чоры балаларыныкы кебек үк аның да тамагы ризыкка туймый, кияренә юньле киеме булмый. Шул ачлык-ялангачлык аркасында мәктәптә уку да эләкми аңа, соңрак кына үзлегеннән укырга, язарга өйрәнә. 12 яшеннән сыер сава башлаган кыз, гаилә корып, Әлмәт авылына килен булып төшкәч тә, 38 ел савымчы булып хезмәт куя. Ире Габделбарый белән дүрт кыз, бер ул үстергәннәр алар. Кызларының еракта яшәве генә бераз борчый Рәшидә апаны. Улы Сәүбән тәрбиясендә гомер кичерә ул. Уе да, теләгән теләкләре дә бары изгелектә аның. “Шөкер, тормышлар мул, еллар тыныч булсын берүк”,-ди Рәшидә апа.